![]() |
На этой странице Вы сможете найти публикации учителя татарского языка и литературы Сабирзяновой Венеры С
|
||
|
|
|||
|
|
|
Ютазы районы Бәйрәкә урта мәктәбе Үзебезне саклыйк Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинарында үткәрелгән ярыш Исәнмесез. Хәерле иртә. Борын – борын заманнарда ук кешеләр көндәлек очрашканда бер - берсенә сәламәтлек теләгәннәр. Халык мәкальләрендә дә « Сәламәтлек – зур байлык», «Сәламәтлекне сатып алып булмый», «Тазалык – саулык нигезе, саулык – байлык нигезе» дип әйтәләр. Әйе, сәламәтлек һәр кешегә дә бәхетле гомер итү һәм уңышлы эшчәнлек өчен кирәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгәнчә, сәламәтлек – ул авырмау гына түгел, ә тулы физик, рухи, социаль халәте дә.
Минем игътибарны бөек Сократ әйткән сүзләргә юнәлтәсем килә: “Һәр Кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртса,үз сәламәтлеге өчен аннан да яхшырак табибны табып булмый» Тәвәккәл хирург, халкыбызның күренекле улы Ринат Сөләйман улы Акчурин:» Үзегезгә игътибарлы булырга кирәк, 12 дә дә, 15 тә дә сез сәламәтлегегез өчен җавап бирергә тиеш. Ничек әйтәләр әле, намусыңны яшьтән саклагыз, ә мин өстәр идем, сәламәтлекне дә кече яшьтән сакларга кирәк» Класс сәгатебез дә, Ринат Сөләйман сүзләренә кушылып,» Үзебезне саклыйк» дип атала. Ул «Зирәкләр һәм Тапкырлар» клубы формасында үтәр . Командалар урыннарын алсын иде. «Чыныгу» Кешенең тән тиресе җылыга караганда салкынны ныграк сизә.Әз генә үтәли җил дә томауга, төчкерү һб төрләрен китереп чыгара. Җитди авырулардан котылу чарасы – чыныгу. 1. Чыныгу чаралары (КОЯШ, СУ, Һава) Чыныгу прцедуралары? Чыныгу прцедураларын ничә яшьтән башларга? Киенә белүнең ел фасылына нинди файдасы бар? Чыныгу буенча ярышлар үткәрергә мөмкинме? 2. Нинди чыныгу күнегүләре бүлмәдә килеш башкарылырга тиеш? Чыныгу принциплары? Чыныгуны нидән башларга? Процедураларны елның кайсы вакытында башларга? Физкультура күнегүләре ясау чыныгуга ничек йогынты ясый? Чыныгу һәм физик күнегүләр белән даими рәвештә шөгыльләнү күңел күтәренкелеге бирә, организмның зарарлы тәэсирләргә каршы торучанлыгын көчәйтә.
«Дөресен сайлап ал» Тән тиресе турында кайгырту - сәламәт яшәүнең бер билгесе. Яшел һәм кызыл түгәрәкләр белән эш..Дөрес – яшел, дөрес түгел – кызыл. 1. Кеше төнгә каршы майлы, камыр ризыклары, әче ризыклар ашаса, тән тиресе бетчәле була.(дөрес, бу очракта майлар энергия өчен файдаланмыйлар) 2. Даими рәвештә яшелчәләрне туклануга кертү тән тиресенең ныклыгына китерә) 3. Бетчәләрне сыту аларны бетерүгә китерә. 4. Кыш көне яланбаш йөрсәң, чәчләр чыныга.
«Сез беләсезме?» Бик борынгы заманнарда әле даруханәләр булмаганда, авырулар халык табибларына мөрәҗәгать иткәннәр. Дәвалау чаралары булып үләннәр, кайбер хайваннар торган. Ярышның алдагы төре «Яшел даруханә» дип атала. 1. Кайсы чәчәкләрнең һәм агач чәчәген дару итеп файдаланалар? 2. Кайсы үсемлекләрнең тамыр һәм тамырчыкларын дару сыйфатында кулланалар? 3. Күз күреме начар кешеләргә ни өчен кишер ашарга кушалар? 4. Дару үләннәрен кайсы вакытта җыю кирәк? 5. Бал корты нинди дәвалау үзлегенә ия? 6. Ни өчен балаларга балык мае тәкъдим итәләр?
1.Кайсы үсемлек, агачларның җимешләре дару буларак кулланыла? 2.Нинди үсемлекләр тән температурасын төшерүдә кулланылалар? 3. Буагач «яфраклары» тынычландыру өчен кулланылалар? 4. Сырганактан нинди максаттан файдаланалар? (төңәтмә ясыйлар, җәрәхәткә сөртәләр) 5. Нинди хайван йоны дәвалау үзлегенә ия, кием тегәләр? 6. Гадюка агуы ни өчен кулланыла? (кан туктату өчен)
«Теләктәшләр өчен»
Сәламәтлек саклауның тагын бер юлы – гигиена кагыйдәләрен үтәү.
1.Ни өчен аристократлар елның теләсә кайсы вакытында перчатка киеп йөри? 2. Педикулез авыруын булдырмас өчен нинди чаралар күрергә? 3. Кул тиресенең кызаруы, кычытып торуы нинди авыру китереп чыгарырга мөмкин? 4. Ни өчен чит эт, песиләрне сыйпарга ярамый? Гигиена - сәламәтлек дигән сүз, грек теленнән алынган, әйләнә - тирәлекнең , хезмәтнең, яшәеш формаларының организмга тәэсирен өйрәнү Тәэсире нинди? Ул кешенең үзеннән тора.Әгәр дә без гигиена кагыйдәләрен үтибез икән, сәламәтлегебезне дә саклыйбыз.
«Начар гадәтләр» Бүгенге көндә тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр эчүнең күплеге сәламәтлеккә битараф булмаган һәр кешене борчыйдыр.
1.Тәмәке тарту нинди авыруны көчәйтә? 2. Спиртлы эчемлекләр эчү нәселдәнлеккә нинди йогынты ясый? 3. Наркотик матдәләр медицинада кулланыламы?
«Дөрес тукланасызмы?
Сәламәтлек, һичшиксез,нәселдәнлеккә бәйле, тирә - якның экологик халәте дә аңа йогынты ясамый калмый, әмма сәламәтлек үз кулыбызда. Жюри нәтиҗә ясый
Укытучы Сабирҗанова В.С Ибраһим Гази әсәрләрендә әдәп - әхлак мәсьәләсе Максат: язучы хикәяләрендә әдәп - әхлак мәсьәләсенең бирелешен билгеләү, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, фикерләү сәләтен үстерү, фикереңне дәлилли белү күнекмәләрен камилләштерү, сыйныфташлар фикерен игътибар белән тыңлау, аларны хөрмәт итү Дәрес барышы. Җирдә Кеше булу өчен Кеше күпме юллар үтә! Ашкын, Кешем, сине җирдә Еллар көтә, юллар көтә. Зөлфәт 1. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру. 2. Актуальләштерү. Сүзлек белән эш. Әдәп, әхлак сүзләренең аңлатмасын искә төшерү. Укучыларның игътибарын дәреснең эпиграфына юнәлтү. Укытучы. Укучылар. Шагыйрь Зөлфәт үзенең «Ашкын, Кешем» шигырендә әнә шулай яза. Кеше булу – гомумкешелек сыйфатларына ия булу ул. Бүгенге сөйләшүебез дә шул турыда. Укытучы дәрес темасын атый. Без язучы И.Гази хикәяләрендә әдәп - әхлак сыйфатлары турында сөйләшербез. Энергизатор «Броун хәрәкәте». Укучылар бүлмә буйлап йөри. Укытучы: «Бишәрләп молекула булып берләшегез, - дип әйтә. Шул рәвешчә класс төркемнәргә бүленә, һәрберсе үз урынына утыра. Рольләрне бүлү. Җитәкче бөтен кешенең дә катнашуын тәэмин итә; докладчы - тәмамлангач чыгыш ясаучы; хронометрист- вакыйганың әрәм ителмәвен тәэмин итүче; нәфис сүз остасы докладчы чыгышына кадәр төркемгә тиешле өзекне укый. Беренче төркем. «Игү аты калса ирнең яхшырак, Соңра калганчы алтын тулы сарай» Укытучы. Кешеләр бик борынгыдан үлемсезлеккә омтылганнар. Дөнья әдәбиятында да бик борынгыдан үлемсез исем, игү ат темасына күп язылган. Сәиф Сараи «Гөлстан бит - төрки» әсәрендә « Игү аты калса ирнең яхшырак» дип язса, М.Җәлилнең «Имән» шигырендә түбәндәге юлларны укырга була Үзең үлсән, исмең калсын Мең яшәрлек имән булып. Бу фикер башка бик күп әдипләр ижатында да чагылыш таба. И.Газиның «Алмагачлар чәчәк ата» әсәренә нигезләнеп, әлеге шигъри юлларга аңлатма бирегез. Гаяз образы турында нинди фикерләр туды? Табигать күренешләре сурәтләнгән урыннарны сәнгатьле итеп укыгыз. Туган ягына кайткан Гаяз нинди хисләр кичерә? Укучыларның жаваплары тыңлана. Укытучы. Җирне яратучы, табигатьне яратучы кешеләр хезмәте ул. Матур булсын, гөрләп торсын, дип тырышучылар хезмәте ул. Ә табигатьне саклау- аның байлыкларын арттыру дигән сүз. Кеше күңеле өчен туган ягы кирәк. Еракка китсә - сагыныр, картайса – балалыгына кайтыр, дошман керсә - яклар өчен кирәк. Ерак җирләрдә йөргәндә, кеше читтәге матурлыкны әнә шул туган як матурлыгы белән чагыштыра. Туган як аңа биеклеккә сикерү ноктасы, гүзәллек үрнәге булып тора. Икенче төркем. «Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт» «Өч Мәхмүт» хикәясе. Хикәянең үзәгендә - өч герой. Аларның исемнәре бер, ләкин өчесе өч төрле. Кем ул Кәтүк Мәхмүт? Аңа нинди сыйфатлар хас? Хикәяләүче Мәхмүт турында сездә нинди фикерләр туды? Өченче Мәхмүт образы сезгә ошадымы? Икенче Мәхмүт турында фикерләребез үзгәрүгә нинди вакыйга сәбәпче булды? Хикәяләүче Мәхмүттә Мүтәйгә карата нинди хисләр туа? Үзегезгә ошаган өзекләрне сәнгатьле итеп укыгы, ни өчен бу өзекне сайладыгыз? Укучыларның җаваплары тынлана. Укытучы. Укучылар, Мәхмүт күңелендә туган кызгану, яклау теләге, аңа булышырга омтылу - Кеше өчен иң кирәкле сыйфатлар, иң зур байлык. Без үзебез турында да уйламыйча кала алмыйбыз. Арабызда Мәхмүтнең тегесе дә, бусы да бардыр. Тар күнеллелек күрсәтеп, көчсезләрне рәнҗетмибезме? Арабызда кушамат белән эндәшүчеләр юкмы? Укучылар, исемне берәү дә сорап алмый, чөнки исем кушканда, сез әле ап – ак биләүдәге сабыйлар. Әти - әниләр исемне алдан ук сайлыйлар, ул матур да яңгырасын, әйтергә дә ансат булсын, кешене инсафлы, әдәпле булырга өндәп торсын. Ә исемне бит әле матур эшләр, матур гадәтләр белән бизәп тә була яки киресенчә. Теманы «Матур кыз» хикәясе нигезендә дәвам итәрбез. Өченче төркем. «Чибәрлек башка яхшы сыйфатлар белән ныгытылмаган булса,ул зыян китерергә мөмкин» Хикәянең башлангыч һәм соңгы өлешләрен укыгыз. Автобустагы кешеләрнең күнелсезләнүенә, хәтта автобус эченең караңгылануына нәрсә сәбәп була? Кешенең матурлыгын аның тышкы кыяфәтенә карап кына билгеләп буламы? Укытучы. Кешенең матурлыгы – аның күңеле, рухи байлыгы. Без тышкы матурлык белән бергә эчке матурлыкны арттыру турында уйларга тиешбез. Дүртенче төркем. « Заманга сылтамыйкчы Күңелләр бозыклыгын, Үзебез билгелибез бит Әхлаклылык сызыгын» Р. Сираҗи Укытучы. Элекке чорда әби – бабаларыбыз табигать кануннарына буйсынып яшәгән. Өй саен Коръән, бисмилланы да аяк атлаган саен әйткәннәр. И. Газиның «Кая китте бу җен - пәри?» хикәясендә хикәяләүче малай нигә борчыла? Нәрсә турында уйлана ул? Бүгенге авылларга үтеп кергән начар гадәтләргә карашы нинди юлларда бирелә? Өзекне укыгыз. Җен -пәриләр, абзар ияләре турында сез ничек уйлыйсыз? Җен - пәриләр «урлаган» бияләйләр турында укыганнан сон, нинди нәтиҗәгә килдегез? Җаваплар тыңлана . Әйе, укучылар. «Бүгенге көн авылларында укый – яза белмәүче юк. Кешенең акылын чарларга өйрәндек, ләкин күңелен чарларга өйрәнеп җитәсе калды әле. Кешенең белеме бар, культурасы җитми, тупаслык, дорфалыкны бетерәсе бар. Авылда бертөрле җен - пәри бетте, икенче төрле пәри - «шешә» ияләште. Шул «пәрине» авылдан биздерергә кирәк!» Дәрескә нәтижә ясала, билгеләр куела. Өй эше . «Үзем турында – үзем» Укучыларга үзләре турында язарга киңәш ителә. Нәрсә уйлыйлар? Нинди сыйфатлары белән килешмиләр? Нинди сыйфатларын яхшы дип саныйлар? Башкалар күзенә ничек күренергә теләр идең? Укытучы Галия Гайнетдинованың «Кеше булыйм дисәң» дип исемләнгән шигырен укый. Кеше булып яшим, дисәң Бул син кешелекле Бәхетле көн итим дисәң, Бул син игелекле.
Хәерле көн, малайлар һәм кызлар. Безнең туган телебез- татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел! Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган әни, әти, туган ил сүзләрен туган телдә әйтәбез.Туган йортыбызның , туган авылыбызнын, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр һәм җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, безне моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез. Без туган тел һәм әдәбият өлкәсендә алган белемнәребезне барлап, тамчы-шоу интеллектуаль бәйгесендә көч сынашырбыз. Жюри әгъзалары сайлана
Уен шартлары белән таныштырам. Җавабы әзер команда төймәгә баса. Исегезгә төшерәм. Без тапкырлыкта, җитезлектә көч сынашабыз. 1 нче турны башлыйбыз Ул « Батыр –берне, белемле меңне егар» дип атала.Ул тел гыйлеменең төрле өлкәләренә багышлана. 1. Морфология нәрсәне өйрәнә? 2. Ике авзга билге булып йөрүче тартык аваз хәрефләрен атагыз. 3.Авазларны өйрәнүче тел гыйлеме ничек атала? 4.Сузыкларның ирен гармониясе?. 5. Нинди исемнәр килеш белән төрләнә? 6. Нинди җөмлә «пөхтә» сүзенең синонимы була? 7.Затланышлы фигыльләрне санагыз. 8. Татар телендә ничә мөстәкыйль сүз төркеме бар? 9. Я,ю.е хәрефләре кайчан ике аваз кушылмасын белдерә? 10. Татар теле дәреслегегезнең авторы кем? 1 нче тур тәмам. Нәтиҗәләр өчен сүзне жюрига бирәбез.
2 че тур. «Язучыны таны» Сораулар һәр командага бирелә. 1 Герой-шагыйрь, «Жырларым», «Кызыл ромашка» шигырьләре авторы 2.Бала чагы ятимлектә үткән бөек татар шагыйре. 3 Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган балалар язучысы, әкиятләр авторы. 4.Татарстанның халык шагыйре, юмор һәм сатира әсәрләре иҗат итүче, «Уены-чыны бергә», «Камырша», «Көлке бүлмәсе» җыентыклары авторы 5.Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, балалар язучысы, «Нәниләр китабы». «Мыраубикә малае» китаплары авторы 6. Балалар өчен дә. өлкәннәр өчен дә иҗат итүче, «Күчтәнәч». «Алма бабай» җыентыклары авторы . 7. Балалар язучысы, драматург, телевидение экраны аша балаларга әкият сөйләүче, зурлар өчен тарихи, дини тапшырулар алып баручы. 8. Үзенең әдәби иҗатын тулысынча балаларга багышлаган язучыларның берсе, Кирлемән образын тудыручы, «Киек каз юлы», «Актәпи ник моңая?» Карурманда ниләр булмас китаплары авторы . 9 Балалар язучысы, хикәяче, тәрҗемәче, публицист, «Көмеш елга», "Космонавтлар урамы», «Наил, Фаил һәм башкалар» китаплары авторы. Нәтиҗә ясау өчен, сүз жюрига бирелә.
3 нче тур Ф.Әмирхан «Нәҗип» хикәясе. 1.Нәжипнең абыйсының исеме .( Гомәр) 2.Гомәр нинди уен коралында уйный? 3. Әнисе бүлмә тирәсеннән куып җибәргәч, Гомәр кайда елап утыра? (Бакчада) 4. Өй түбәсенә менеп баскач, Гомәр кая тотынып басып тора? ( Морҗага) Нәтиҗә
4 нче тур. «Әдәп төбе - матур гадәт» Мин төгәлләнеп бетмәгән текст укыйм, ә сез аларны халык педагогикасына нигезләнеп тәмамларга тиеш буласыз. 1 нче класс укучысы Фәриткә әнисе фатир ачкычын бирде дә: - Улым, мәктәптән кайткач үзенә ачып керергә туры киллер. Менә сиңа ачкыч,-диде. Фәрит үзенең зур үскән малай икәнен күрсәту өчен: -Бауны үзем тагам,- диде дә шкафтан бау төргәген алды, аны кисте, ачкычны бауга беркетте һәм муенына киеп карамакчы булды. Ләкин бау баш аркылы үтмәде. Бу хәлләрне күзәтеп торган әбисе нәрсә дияр.? 7 кат үлчә, бер кат кис.
Роза мәктәпән кайттты да, сиздермичә генә бүлмәгә үтте. Сумкасын бер почмакка куйды. Әбисе: -Кызым, ашарга чык,- диде. Роза эндәшмәде - Кызым, нинди билге алдың?-дип сорады әбисе Роза елап җибәрде. Ул тапкырлау таблицасын белмәү нәтиҗәсендә 2 ле алган иде «Тырышкан табар, ташка кадак кагар»
5 нче тур. «Тел чарлау» Биремле карточкалар белән эш.. Синонимнарын бер сүз белән әйтергә Балавыз сыгу Таң калу Чәчләр үрә тору Сагыз булу Баш вату Тал чыбыгы ашату
Нәтиҗә.
6 нчы тур Видеокадр. Бирелгән кадрны игътибар белән күзәтү. Ничә өй бирелгән ? Г.Тукай тоткан чәчкә нинди төстә?
7. Бәйрәмнәребез турында. Һәр төркем үзе теләгән бәйрәм турында сөйли.
8 нче тур. «Берсе - миннән, икенчесе -синнән»
1. Иле барның теле бар. 2. Оста барда кулың тый, белгән барда телең тый. 3.Теле барның юлы бар. 4 Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас. 5. Сыйларга сыең булмаса, сыйпарга телең булсын. 6. Телгә игътибарсыз- илгә игътибарсыз. 7. Теле бар сөйләр, акылы бар көйләр. 8 Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган. 9. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел. 10. Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек.
2.1. Телләр белгән илләр белгән. 2. Туган телем- иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем. 3. Татлы тел тимер капканы ачар. 4. Туган тел үзем өчен, башка тел көнем өчен. 5. Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе- мәрҗан бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр. 6. Суны таяк белән, кешене тел белән үлчиләр. 7. Дөньяда иң ачы нәрсә дә тел, иң төче нәрсә дә тел. 8. Алтыда белгән ана телең алтмышта да онытылмас. 9.Туган телен сөймәс туган анасын белмәс. 10. Сөңге җәрәхәте китәр, тел җәрәхәте китмәс.
Гомуми нәтиҗә ясала. Командаларны бүләкләү.
|