|
На этой странице Вы сможете найти публикации учителя татарского языка и литературы Сабирзяновой Венеры С |
Үзебезне саклыйк
Тәрбия эшләре буенча директор
урынбасарлары семинарында
үткәрелгән ярыш
Исәнмесез. Хәерле иртә.
Борын – борын заманнарда ук кешеләр көндәлек очрашканда бер - берсенә сәламәтлек теләгәннәр. Халык мәкальләрендә дә « Сәламәтлек – зур байлык», «Сәламәтлекне сатып алып булмый», «Тазалык – саулык нигезе, саулык – байлык нигезе» дип әйтәләр. Әйе, сәламәтлек һәр кешегә дә бәхетле гомер итү һәм уңышлы эшчәнлек өчен кирәк.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгәнчә, сәламәтлек – ул авырмау гына түгел, ә тулы физик, рухи, социаль халәте дә.
Минем игътибарны бөек Сократ әйткән сүзләргә юнәлтәсем килә: “Һәр Кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртса,үз сәламәтлеге өчен аннан да яхшырак табибны табып булмый»
Тәвәккәл хирург, халкыбызның күренекле улы Ринат Сөләйман улы Акчурин:» Үзегезгә игътибарлы булырга кирәк, 12 дә дә, 15 тә дә сез сәламәтлегегез өчен җавап бирергә тиеш. Ничек әйтәләр әле, намусыңны яшьтән саклагыз, ә мин өстәр идем, сәламәтлекне дә кече яшьтән сакларга кирәк» Класс сәгатебез дә, Ринат Сөләйман сүзләренә кушылып,» Үзебезне саклыйк» дип атала. Ул «Зирәкләр һәм Тапкырлар» клубы формасында үтәр . Командалар урыннарын алсын иде.
«Тамчы-шоу» интеллектуаль бэйге
Хәерле көн, малайлар һәм кызлар.
Безнең туган телебез- татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел! Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә чагыштырып булмый торган әни, әти, туган ил сүзләрен туган телдә әйтәбез.Туган йортыбызның , туган авылыбызнын, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр һәм җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, безне моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез. Без туган тел һәм әдәбият өлкәсендә алган белемнәребезне барлап, тамчы-шоу интеллектуаль бәйгесендә көч сынашырбыз.
Презентации к уроку татарского языка и литературы
|
"Сара Садыйкова - моң чишмәсе" |
|
| Таяну ноктасы | |
| Выпускник 2007 | |
| Открытый урок |